Чаллы шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Без барысын да булдырабыз" дип аталган IX Республика музыка һәм сәнгать конкурсы узды.
Урыссу интернат-мәктәбе укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. I дәрәҗәдәге дипломны "Мир в твоих руках" җырын башкарып, 6 сыйныф укучысы Данил Вахитов яулаган (җитәкчесе Гөлсинә Тимербаева), II дәрәҗәдәге дипломнар белән "Непоседы" (7-9 яшьлекләр) һәм "Вдохновение" (10-12 яшьлекләр) хореографик ансамбльләре бүләкләнгән, җитәкчеләре - Ландыш Кашапова һәм Анна Колтырина.
Нет комментариев