Технология дәресендә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары шундый күркәм җимлекләр ясаганнар ки, аларны бер генә кош та урап оча алмас.
"Һәрбер кошкайга - җимлек" - яшь натуралистларның иҗади эше шулай дип аталды. Эш белән исә башлангыч сыйныф укытучылары Галина Матвеева һәм Венера Вәлиева җитәкчелек иткән. Әлбәттә инде, әлеге соклангыч "өйчекләрне" ясарга балаларга әти-әниләр булышкан. Мәктәп укучылары кошларны икмәк валчыклары, көнбагыш белән бик теләп сыйлый... Шулай итеп, мәктәпнең педагогик корпусы балаларда бөтен тереклек дөньясына карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияли.
Нет комментариев