Урыссуның 4 санлы мәктәбе укытучысы Зөһрә Кортбариева рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан медаль кабул иткән
Мәгариф

Урыссуның 4 санлы мәктәбе укытучысы Зөһрә Кортбариева рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан медаль кабул иткән

Урыссуның 4 санлы мәктәбе укытучысы Зөһрә Кортбариева Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан рәхмәт хаты һәм истәлекле медаль кабул иткән.

Апрель аеның соңгы көннәрендә республиканың Дәүләт Советында "Парламент дәресе - 2016" бәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың белем бирү учреждениеләрендә парламент дәресе уздыру буенча методик эшләр авторлары - иң яхшы укытучыларны котлады. Алар арасында безнең районнан Зөһрә Кортбариева да бар иде.


Нет комментариев