Урыссуның 4 санлы мәктәбендә гомумреспублика "Бердәм экология дәресе" акциясе кысаларында "Чисталык дәресләре" уза.
Укытучылар балалар белән табигатьне саклау, аның белән ничек аралашу, экология проблемалары һәм табигатьне чүп-чардан азат итү турында класс сәгатьләре уздыралар. Укучылар Кызыл китаптагы югала баручы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән танышалар. Әлеге акция кысаларында укучылар шулай ук мәктәп территориясен дә чистартканнар.
Нет комментариев