Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә – Белем бәйрәме

Бүген Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучылары, шул исәптән, тәүге тапкыр парта артына утырачак 80гә якын бала өчен Тынычлык дәресенә дәшеп, кыңгырау шалтырады.

Укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны, күп санлы кунакларны Белем көне белән мәктәп директоры Ләйлә Янгулова, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, район мәгариф бүлеге методисты Валентина Орехова, мәктәп ветераннары советы җитәкчесе Татьяна Гарифуллина һәм башкалар тәбрик итте. Яңа уку елының чыгарылыш сыйныф укучылары ветераннарга чәчәк бәйләмнәре, нәни дуслары – 1 сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар һәм үзләренең җыр- биюгә осталыкларын күрсәтеп, бәйрәмгә күңелле ноталар өстәделәр. Һәм, әлбәттә, иң дулкынландыргыч мизгел – ак бантлы кызчык кулларында җиз кыңгырау беренче дәрескә чакырып, чыңлады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев