Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» программасы тормышка ашырыла башлады

«Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Урыссудагы 3 санлы мәктәптә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге кабинетларын ремонтлау башланды.

«Үсеш ноктасы» үзәге — «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңа уникаль проект. Ул башлангыч гомуми, төп гомуми һәм (яки) урта гомуми белем дәрәҗәләрендә белем һәм тәрбия бирүнең яңа ысулларын, укучыларның цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләрнең төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итә торган белем бирү технологияләрен кертү, «Технология», «Информатика» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрен укыту методларын яңарту һәм камилләштерү өчен шартлар тудыруга бер адым, бу исә шәһәр һәм авыл, бистә мәктәпләре арасында аерманы киметүгә ярдәм итәчәк.

Үзәктә «Технология», «Информатика», «ОБЖ» яңа фән өлкәләренә туры китереп төзелгән гомуми белем бирү программаларына бердәм якын килү гамәлгә ашырылачак. Мәсәлән, «Технология»га яңа белем бирү компетенцияләре кертелә: 3D-модельләштерү, прототиплаштыру, компьютер, цифрлы киңлек технологияләре – технологик дисциплиналар күләме саклана; ОБЖ предметын өйрәнгәндә укучылар мәгълүмати куркынычсызлык һәм кибергигиенаны да өйрәнәчәкләр.

Дәрестән тыш вакытта укучылар IT-технологияләргә, иҗатка, шахмат белеменә, проект эшчәнлегенә, шулай ук төрле социомәдәни чараларга, шул исәптән ата-аналар белән берлектә эшләүгә үзләрен багышлый алачак.

Бүген мәктәптә шахмат зонасында эш тулы куәтенә бара, малайлар һәм кызлар технологиясе, тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика кабинетлары икенче этапка әзерләп куелган. Кабинетлар яңа ук елында эшли башлар дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге Ютазы урта мәктәбендә эшли башлады.

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев