Ютазы мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәреннән гран-при белән кайткан
Мәгариф

Ютазы мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәреннән гран-при белән кайткан

Ютазы урта мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган татар сәнгатенең "Бәхет йолдызы" исемле III Региональ фестиваль-бәйгесендә чыгыш ясаган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучысы Фәрхад Мөхәммәтҗанов гран-прига лаек булган, 10 сыйныф укучысы Аяз Хөснетдинов исә мактаулы беренче урынны яулаган.


Нет комментариев