Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ютазы районы ата-аналары бала тәрбияләүнең кискен мәсьәләләрен тикшерде

Кичә Урыссуның 2 манлы мәктәп базасында район уку йортларының әти-әниләр комитеты рәисләре катнашында җыелыш узды.

Катнашучыларны әлеге мәктәп укучылары сәламләде. Чараның рәсми өлеше ЮХИДИның Ютазы бүлеге начальнигы Марс Гәрәев чыгышы белән башланды. Автоинспектор әти-әниләрнең дикъкатен юл хәрәкәтендә катнашучы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле сорауларга җәлеп итте. Район эчке эшләр бүлегенең балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспекторы Айдар Нурисламов теманы дәвам итеп, үсмерләрнең хокук бозу очракларын кисәтү чаралары турында сөйләде. Районның баш табибы Светлана Шакирова яшь буынның сәламәтлеге торышына анализ ясады. Ата-аналар җыелышын район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева йомгаклады.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев