Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ютазы районы әти-әниләре бердәм сыйныф серләрен үзләштерде

Узган шимбә иртәсендә Ютазы урта белем бирү мәктәбе базасында район белем бирү оешмаларының әти-әниләр комитетлары "Бердәм сыйныф серләре" бәйгесендә очрашты.

Җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләүдә педагоглар коллективын, бала һәм ата-аналарны бер командага туплауны максат итеп куйган чара район тормышында беренче тапкыр гына узмый. Быел бәйгедә ун команда катнашты. Алар сәламәт яшәү рәвеше, хезмәт, экология тәрбиясе һәм бәйге положениесендә тәкъдим ителгән башка темаларны кулланып, визит карточкасы белән чыгыш ясадылар. "Безнең бердәм сыйныф" шигаре астында күргәзмә, мәктәп белән гаиләнең үзара эшчәнлеген чагылдырган видеоролик тәкъдим иттеләр.

- Бәйгедә катнашучы командалар елдан-ел остарак чыгыш ясый һәм җиңүчене ачыклау катлаулана. Әмма бәйге - бәйге инде. Җиңүчене ачыкларга туры киләчәк һәм ул безнең район абруен республика күләмендә узачак бәйгедә яклап чыгыш тотачак, - дип билгеләп узды чара ахырында район мәгариф бүлеге начальнигы, жюри рәисе Гүзәл Гыйлаҗева.

Автор фотолары

Фот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев