Татарстан Республикасы Милли музее һәм "Тылсымлы куллар" журналы белән берлектә уздырылган "Әбиемнең серле сандыгы" Республика бәйгесендә безнең район укучыларына уңыш елмайган.
Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары Ралина Галимова белән Элина Шакирова беренче урынга лаек булган(җитәкчеләре Лилия Хөсәенова). Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Булат Хәмидуллин исә (җитәкчесе Алсу Хәмидуллина) җиңүче дипломы белән бүләкләнгән.
Нет комментариев