Ютазы районы укытучылары конкурс кысаларында 200 мең сум акча ота ала
Мәгариф

Ютазы районы укытучылары конкурс кысаларында 200 мең сум акча ота ала

Ел саен өстенлекле "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында республика Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк алуга конкурс - иң яхшы укытучыларны сайлау уздырыла.

Бәйгедә югары һәм урта һөнәри белемле педагоглар катнаша ала. Конкурсның беренче этабында җәмәгать тыңлаулары юлы белән дәгъвачыларны күрсәтү узачак. Алга таба тыңлаулар нәтиҗәләре нигезендә конкурста катнашучыларның рейтинг исемлеге формалаштырылачак һәм министрлык сайтында бастырылачак, - дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.


Нет комментариев