Белем көненә һәр баланың уку кирәк-яраклары тулы букча, матур мәктәп формасыннан барасы килә. Шул максатта Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе старт алды. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә.
Безнең районда да ел саен предприятие-оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, гомумән, теләге булган һәркем бу акциягә үз өлешен кертә. Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.
Нет комментариев