Татарстан буенча каникул вакытында 13 меңләп укучы мәктәп яны лагерьларында ял итте.
Кышкы каникуллар вакытында балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, буш вакытларын тулы кыйммәтле итеп оештыру һәм эчтәлекле итеп үткәрү максаты белән районыбызның 14 мәктәбендә әлеге төр лагерьлар оештырылды. Анда 334 бала ял итте. Укучыларның һәр көне файдалы һәм мавыктыргыч итеп узсын өчен тәрбиячеләр алдан әзерләнгән план буенча эш йөрткән. Балаларның күп вакытлары саф һавада төрле уеннар уйнап, спорт ярышларында катнашып, һәм әлбәттә инде таудан чана шуып узган.
Нет комментариев