Акбаш авылы балалары – кече сабан туенда
Җәйнең беренче көне - Халыкара балаларны яклай көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа күрә малайлар һәм кызлар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.
Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. Балаларны яклау көне уңаеннан, Акбаш мәдәният йортында "Кече сабантуй" дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар үзләренең hөнәрләен күрсәтте, бик теләп уеннарга катнашты һәм бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев