Бөек ана Җинан әби Хафизованың язмышы – үзе бер батырлык
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Яңа Каразирек авылында узган бәйрәм чараларының чираттагысы Иске Урыссу авылында яшәп, җиде улын һәм бер киявен сугыш кырына озаткан һәм аларны көтеп алалмаган Җинан әби Хафизовага багышланган.
Бәйрәм тантанасына Җинан әбинең онык-оныкчалары җыелган. Шуларның берсе - Насих ага Җинан әбинең ачы язмышын, аның баһадирдай улларының сугыш кырында ятып калуы белән килешә алмавы турында сөйләгән. Соңгы сулышын алыр алдыннан бөек ана: "Мин улларымны гомер буе көтеп яшәдем. Мин үлгәч кайтсалар, бәхиллегемне биргәнемне әйтегез", - дип күзләрен йомган. Бәйрәм авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барган.
- Илмира Исламова башкарган җырлар күңелләрне тетрәндерде. "Ләйсән" бию төркеме башкарган биюләр кунакларның күңеленә хуш килде. Соңыннан килгән барлык кунаклар Җинан әби Хафизованың оныкчасы Асия Вәлиева корган табын артына җыелды, - дип яза безгә Яңа Каразирек клубы мөдире Зөлфия Гафиятова.
Урыссу бистәсенең мемориаль комплексында Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан бөек ана - Җинан Хафизова хөрмәтенә урнаштырылган "Аналар батырлыгы" һәйкәл итәге һәр язын янып торган чәчәк бәйләмнәренә күмелә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев