Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкә авылы халкы – Сабан туенда

Узган шимбә иртәсендә Бәйрәкә авылы халкы Сабан туена җыйналды.

Авылдашларын һәм бәйрәм кунакларын Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәтхиев сәламләде. "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясап, хезмәт алдынгыларны мәйдан түренә дәште. Сабан туенда сиксәннән артык уңган һәм булган механизатор һәм терлекче хөрмәтләнде. Бәйрәкәлеләрнең шатлыгын күп санлы кунаклар белән беррәттән, район башлыгы Рөстәм Нуриев та уртаклашты. Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты артистлары үзләренең иң яхшы концерт номерларын бүләк итте. Сабан туен традицион спорт ярышлары һәм уеннары, төрле күңел ачу чаралары дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев