Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында төрле кызыклы чаралар, концертлар еш оештырыла.

Шундый чараларның берсе агымдагы атнаның пәнҗешәмбе көнендә булды.

Авыл үзешчәннәреннән оешкан "Күңелле сәхнә" төркеме халыкка Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" дип исемләнгән водевилен сәхнәләштереп күрсәтте. Район күләмендә театр труппалары арасында ел саен уздырыла торган "Идел йорт" смотр-конкурсына яраклаштырылган спектакль авылдашлар күңеленә хуш килде. Берсеннән-берсе остарак итеп үз рольләрен искиткеч итеп җиткергән үзешчәннәр куелышы тамашачыны чын артистларча әсир итте. Сүз уңаеннан, төп рольләрне Миләүшә Галиева, Рөстәм Касыймов, Гөлнәзирә Михайлова, Зөфәр Камаев, Илнар Нуриәхмәтов, Әлфия Шәрипова, Рәмзия Дәүләтхановалар башкарды. Тамаша ахырында районнан килгән кунаклар исеменнән район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов, спектакльдән бик канәгать калуларын белдереп, җылы сүзләр җиткерде, коллективка диплом тапшырды һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде. Үз чиратында, авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, авылдашлар исеменнән дә авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Хаҗиева артистларга чиксез рәхмәтен җиткерде. Мондый күркәм чараларны көтеп алырга өйрәнгән авыл халкы да, соклануын яшереп кала алмыйча, куелыш тәмамлангач, сәхнәгә менеп, үзешчәннәрне рәхмәтләргә күмде һәм яңа спектакльләр көтеп калуын әйтеп өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев