Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкә авылының “МоңлыСаз” ансамбленә – биш яшь

Бәйрәкә авылында моннан биш ел элек сәхнәгә аяк баскан "МоңлыСаз" ансамбле үзенең беренче юбилеена багышланган бәйрәм тамашасын фольклор күренеш белән башлап җибәрде.

2012 елның җәендә җыр-моңга һәвәс булган авылның дүрт пенсионеры җыр ансамбле оештыра. Репетицияләр, концертлар, гастрольләр... Иҗат белән тулы биш ел узып та киткән. Ансамбльнең шатлыгын уртак итеп килгән район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова иҗат коллективына район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева иҗади матур көннәр теләде. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина авылдашларына ихлас рәхмәтен белдерде. Өлкән абый һәм апаларын котларга дип сәхнәгә күтәрелгән Бәйрәкә мәктәбе укучыларының чыгышы исә авылда мондый матур мәдәни кичәләрнең киләчәктә тагын да күбрәк узачагы турында сйләде. Агымдагы елда юбилейлы туган көннәрен билгеләп узган ансамбль әгъзалары тагын бер кат котлаулар кабул итте. Нәфис сүз - чараның янә бер күрке булды.

Зәйтүнә ЯМАЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев