Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәйрәкә мәктәбе укуылары гомерләрен озынайткан

Һәр ай шикелле, апрель ае да 1нче числодан башлана. Әмма бу көненең исеме бик җитди түгел. 1 апрель - "Көлке көне". Кичә Бәйрәкә урта мәктәбендә кызыклы һәм эчтәлекле көлке көне булды. Иртән "Сердәш" балалар оешмасы әгъзалары - Рузил Халиков, Гадел Халиков, Эльвир Хәлиуллин Хуҗа Насретдин һәм аның ишәге образында мәктәпкә...

Һәр ай шикелле, апрель ае да 1нче числодан башлана. Әмма бу көненең исеме бик җитди түгел. 1 апрель - "Көлке көне". Кичә Бәйрәкә урта мәктәбендә кызыклы һәм эчтәлекле көлке көне булды. Иртән "Сердәш" балалар оешмасы әгъзалары - Рузил Халиков, Гадел Халиков, Эльвир Хәлиуллин Хуҗа Насретдин һәм аның ишәге образында мәктәпкә килүчеләрне каршы алды. Хуҗа Насретдин (Р. Халиков) шаян сораулар биреп, мәзәкләр сөйләп, тамашачыларның күңелләрен күде. Башлангыч сыйныф укучылары экспромт-театр күрсәтте. Шаян Хуҗаның капчыгында татлы бүләкләр дә бар иде. Әйе, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган мондый көн елга бер генә шул! Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлеккә файдасы күп булуын белегез! Елмаеп, көлеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев