Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын ирләр хөрмәтенә концерт

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды.

Беренче катның фойесында «Сударушка» үрнәк рус җыры ансамбленең талантлы һәм сөйкемле кызлары бәйрәм кунакларын «Икмәк һәм тоз» җыры белән каршылады. Тамашачылар, район мәдәният йорты бусагасын үтеп һәм «Сударушка» ансамбленең күркәм чыгышыннан ләззәт алып, яхшы кәеф белән залга узды.

Вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар, солдатларның якыннары һәм туганнары, хәрби хезмәт ветераннары бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды. Чарада шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ир-егет тамашачыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул аларның барысына да сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек теләде.

— Бу чын ир-егетләр, әтиләребез һәм бабаларыбыз бәйрәме. Ватанга мәхәббәт, тугрылык, төрле куркыныч янаганда, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булу безнең һәрберебез өчен югары кыйммәтләр булды һәм шулай булып калачак та, — диде Аяз Әдип улы.

Аннары район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә чын патриотлар — Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичәдә яңгыраган һәр чыгыш, һәр җыр туган илгә хөрмәт һәм бердәмлек рухы белән сугарылган иде. Районыбызның иҗат коллективлары тамашачыларны үзләренең күркәм чыгышлары белән сөендерде. Бәйрәм концерты Урыссу башлангыч мәктәбенең Гүзәл Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге балалар хоры башкаруында «Ватанны саклаучылар» җыры белән ачылды.

Район мәдәният йорты артистлары берсеннән-берсе күркәм чыгышлары белән тамашачыларга бәйрәм кәефе өстәде. Артистларыбызның җыр-моңнары, биюләре күңелгә үтеп керерлек һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев