Фото һәм видео: район үзешчәннәре – гала-концертта
Кичә район мәдәният йортында эшче яшьләр һәм интеллигенция арасында "Синең өчен җырлыйм, туган ягым" дип исемләнгән үзешчән сәнгать осталарының гала-концерты узды.
Бу кичне тамашачы сәнәгать предприятиеләрендә, бюджет оешмаларында эшләүдән тыш, сәнгать белән дә шөгыльләнергә көч һәм теләк тапкан җирле артистларның иң яхшы концерт номерларын тагын бер кат күзәтә алды. "Электросоединитель" заводы, Урыссу район хастаханәсе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырлары, ялкынлы биюләре, сәнгатьчә укулары белән Урыссу бистәсе халкына чын ял кичәсе бүләк итте. Алма төшәр урын да калмаган залда көчле алкыш авазлары бер генә мизгелгә дә тынмады - тамашачы һәр чыгышны яратып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев