Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Гаилә — язмыш бүләге»

Урыссу район мәдәният йортында зур концерт узды.

Ютазы районында тантаналы рәвештә Гаилә елы ачылды.
Район мәдәният йортында Рәсәйдә Гаилә елын ачуга багышланган «Гаилә — язмыш бүләге» концерты узды. Бәйрәм концерты гаилә кыйммәтләре турында видео күрсәтүдән башланды. Чара кунаклары алдында район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. 
Район башлыгы исеменнән тамашачыларга сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен торгызуның мөһимлеген ассызыклады, гаиләләргә бәхет һәм аларның үзара аңлашып яшәүләрен теләде.


— Күптән түгел тәмамланган Укытучы һәм остаз елы, быел игълан ителгән Гаилә елы үзара тыгыз бәйләнештә. Чөнки иң элек баланы әти-әнисе, әби-бабасы тәрбияли. Аннары ул мәктәпкә китә, аның тормышында беренче укытучысы, сыйныф җитәкчесе барлыкка килә. Мәктәп ул зур гаилә. Шуңа күрә Гаилә елы кысаларында без гаиләләргә, мәктәпләргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез. Без балалар бакчаларына чиратларны бетердек. Рәсәй Президенты кушуы буенча бөтен илдә яңа, заманча спорт заллары, азык-төлек блоклары булган мәктәпләр, өстәмә белем бирү үзәкләре төзелә. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур программа алып барыла, һәм ул күбесенчә авыл мәктәпләренә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә ата-аналар балаларының балалар бакчасына, мәктәпкә барачагына, сыйфатлы белем алачагына, тормышта уңышка ирешәчәгенә, алга таба атлаячагына һәм илебез үсешенә үз өлешен кертәчәгенә ышансын өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бездәге барлык программаларның нигезендә әхлакый һәм рухи гаилә кыйммәтләре ята, — диде Сергей Рузанов.


Шулай итеп, Ютазы районында Гаилә елы тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде. Сәхнәдә районның мәдәният йорты җырчылары һәм иҗади коллективлары үзләренең яңа чыгышларын тәкъдим итте. Чыгышлар мәгънәле, күркәм һәм мавыктыргыч булды. Берсеннән-берсе соклангыч сәхнә киемнәре, талантлы артистларыбызның төрле жанрдагы чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Вакыт сизелмичә дә узып китте. Концерт эчкерсез, җылы һәм якты хисләргә бай булды.


Шул ук вакытта район мәдәният йорты фойесында «Гаиләдә — тынычлык, гаиләдә — иминлек» китап күргәзмәсе; телефоннар, компьютерлар, фотоаппаратлар тарихын чагылдырган музей күргәзмәсе; шулай ук гаилә фотолары күргәзмәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев