"Илһам чишмәләре" ансамбле районның барлык авылларында чыгыш ясый
Урыссу балалар паркында Бөек Җинү көненә багышланган концертны карагач, "Илһам чишмәләре" ветераннар җыр ансамбле турында күптән инде язу теләгем кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Бу ансамбль язмышын мин инде егерме елдан артык күзәтеп яшим. Аларнын һәр чыгышының тамашачысы булырга, алар башкарган һәр җыр-моңнан хозурлык алырга тырышам. Әйе, коллективның исеме алышынды, кызганыч, ветераннарыбызның яшьләре дә арта бара... Ансамбльгә нигез салынган көннән алып бүгенге көнгә кадәр аның составында җырлап йөрүче Илгизә Шәймәрданова - иң өлкән ветераннарыбызның берсе.
"Илһам чишмәләре" ансамбле районның барлык авылларында чыгыш ясый. Алар башкарган җырлардан башка район Сабантуйлары, башка төрле мәдәни-күңел ачу чаралары узмый. Тамашачылар аларның чыгышын алкышлап каршы ала, үз итә, яңадан-яңа чыгышларын көтеп кала. Аларның иҗади хезмәтен район җитәкчелеге дә җылы бәяли. "Илһам чишмәләре" - халыкчан җырлары белән халык хөрмәтен казанган ансамбль. Шунысы кызганыч, мәдәни чаралар уздырганда, аларның чыгышларын иң соңыннан куялар. Ветераннар, олы яшьтә булуларына карамастан, төшенкелеккә бирелмиләр, тагын да яхшырак итеп чыгыш ясыйлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев