Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Каразирек халкы булдыра

Без, искекаразиреклеләр, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәргә булдык.

Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык һәм татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Бәйрәмебезне дә "Без бергә, без булдырабыз!" дип юкка гына атамадык. Авылдашларыбызның, нинди тармакта эшләүләренә карамастан, авылыбызның мәдәни тормышына битараф түгеллеген, менә шулай бергәләп кичләребезне бизи алуларына тагын бер кат ышандык. Мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәткәрләре, кибет сатучылары, Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев аны хезмәттәшләре, "Хәтер" ветераннар клубы, "Мизгел" һәм "Тамчылар" иҗат төркемнәре катнашындагы кичә зур бер якты бәйрәмгә әверелде.
Зал тутырып килгән халык арасында кунакка кайткан балалар, оныклар, туганнар булуын күреп без бик сөендек. Без бергәләп оештырган тамашаларның авылдашларыбызның күңеленә шулай хуш килүе безгә тагын да дәрт өсти, иңнәребезгә канатлар куя, дип хәбәр итә Иске Каразирек мәдәният йорты директоры Мәккә Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев