Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Урыссу авылы мәдәният йортында ремонт иҗатка комачауламый

Иске Урыссу авылы мәдәният йортында ремонт эшләре баруына карамастан, культура учагы төрле дәрәҗәдәге конкурсларга әзерләнү өчен мөмкинлек таба.

Әйтик, үз вакытында үзешчән башкаручылар республика конкурсының район этабына әзерләнгәндә, өлкән яшьтәге "Балкыш" ветераннары репетицияләрне музыкаль бүлмәдә уздырган. Бу вакытта тамаша залында сәхнәдә ремонт эшләре бөтен көченә барган. Бүген биредә яңаруның аерым мохиты хөкем сөрә - буяу исе килеп тора, яңа сәхнә күзләрне камаштыра, ә евротәрәзәләр аша якты кояш нурлары үтеп кергән. Карап туймаслык! Грим бүлмәсе дә яхшы якка үзгәргән - түшәмне, тәрәзләрне алыштыргач, диварларны һәм идәннәрне матур төсләргә буягач, ул киңәеп, яктырып киткән төсле. Сүз уңаеннан, тәрәзләр китаханәдә дә алыштырылган. Мәһабәт керү ишекләре затлы сарай капкаларын хәтерләтә. Бинаның түбәсе да яңартылган. Мәдәният учагы шундый булырга тиештер инде. Фасадны да күркәмләтсәләр. Бу эшне шушы көннәрдә башлыйбыз дип торалар.

- Ремонт республика программасы кысаларында үткәрелә, - ди мәдәният йорты директоры Раилә Садыйкова. - Әмма сәхнә пәрдәсен, буяулар сатып алырга авыл советы ярдәм итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән идәннәр буялды, мәдәният йорты акчаларына гардиналар сатып алдык. Бүген менә район мәдәният йортында спектакль куябыз: февральдә безнең коллектив "Идел-йорт" республика конкурсының район сайлап алу турын узды. Уңышлы чыгыш ясарбыз дип уйлыйм.

Әйе, район сәхнәсен яуларга Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасын сәхнәләштереп куелган спектакль белән чыккан Иске Урыссу артистлары сынатмады. Хәер, бу башка мәкалә темасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев