“Истоки” чыгышы алабугалылар күңеленә хуш килгән
Агымдагы ел - үзенә башка - быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Алабугада узган иң яхшы иҗади коллективлар концерты әлеге зур вакыйгага багышланды да инде. Анда ветераннар арасында уздырыла торган "Балкыш" Республика фестиваленең зональ турында катнашучылар чыгыш ясады.
Билгеле булуынча, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә торган зур масштаблы чараны оештыручы булып, Республика ветераннар советы тора. Фестивальнең оештыру комитетына инде өченче ел республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Бу республика җитәкчелегенең әлеге чараны үткәрү белән кызыксынуы һәм өлкән яшьтәге талантлы кешеләргә булышлык күрсәтүе турында сөйли.
Безнең районнан Көняк-Көнчыгыш төбәк гала- концертына фестиваль лауреаты - "Истоки" ветераннар Халык хоры чакыру алды. Хор җитәкчеләре - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Иванаевская һәм концертмейстер Зөлфия Кубашева "Сказ о Мамаевом кургане" һәм "Радость Победы" җырлары актуаль һәм сәнгатьчә яңгырасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Хор чыгышы Алабуга тамашачыларының күңелләренә шул дәрәҗәдә хуш килгән ки, алар артистларны озак сәхнәдән җибәрмәгән һәм аларга аягүрә басып алкышлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев