Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы мәктәбендә «Кутуев укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды

Әлеге чара совет язучысы, шагыйрь, драматург һәм хәрби хәбәрче Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган әдәби фестиваль кысаларында үтте.

Чараны район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Ютазы авылындагы үз туган йортында этно-мәдәни киңлек ачу эшен башлап җибәргән Илмира Гобәйдуллина оештырды. Ютазы төбәгендәге бу изге эшне район җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешмалар хуплап кабул итте. Конференциягә Казаннан, Әлмәттән, Чаллыдан, күрше Октябрьский шәһәреннән бихисап кунаклар килде. Алар фән докторлары, татар теле укытучылары, Октябрьский шәһәренең иҗат коллективлары һәм төрле өлкәләрдә хезмәт куючы күренекле шәхесләр.

Район җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов сәламләде. Әлеге чара халкыбызның өлкән буын язучылары белән хәзерге буын арасында чын мәгънәсендәге җанлы аралашу булды. Фестивальнең кызыл җеп булып сузылган сәбәпчесе — Гадел Кутуйның Ютазы төбәге белән бәйләнеше. Конференциядә әйтелгәнчә, нәкъ менә ютазылылар аның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге каһарманнарның прототиплары булып тора.

Октябрьский музыка көллиятенең «Аяз» бию фольклор коллективының һәм артистларның сәнгатьле чыгышлары чарага килүчеләрнең алкышларына күмелде.

Тулырак мәгълүмат — «Ютазы таңы» газетасында.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев