Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазылылар мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен хөрмәтләде

Район мәдәният йортында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бар кеше дә балага дөрес юл табалмый, ә тәрбиячегә исә һәрвакыт баланы аңларга, аның белән янәшә булырга туры килә. Бу көнне әти-әниләр үзләренең иң кадерлеләрен — газиз балаларын ышанып тапшырган хезмәткәрләргә карата изге теләкләр яңгырады. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һәм ветераннарын район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов котлады. Алар бүләкләү тантанасын җитәкләде. Балалар бакчалары һәм иҗат коллективлары тәрбияләнүчеләре, шулай ук район мәдәният йорты җырчылары бәйрәм мохите тудырды.
Тулырак мәгълүматны «Ютазы таңы» гәзитеннән укыгыз. Күбрәк фото һәм видеоматериаллар — гәзитнең киләсе санында.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев