Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каклы-Кул авылында каз өмәсе узды

Шушы көннәнрдә Каклы-Кул мәдәният йорты җитәкчесе Фирдәвес Муртазин һәм Фәйрүзә Муртазина авыл халкына каз өмәсенә дәшкәннәр.

Каз өмәсе зур бәйрәм. Күп көч һәм вакыт ала торган эшләрне өмә ясап, бергә-бергә ирекле вакытта җыелып эшләү татар халкының борынгыдан килгән йолаларының берсе. Ул халыкны берләштерә, бердәм булырга өйрәтә. Өмәдә "Уйна, гармун, уйна" ансамбле артистлары һәм авыл өлкәнләре катнаштылар. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында борынгы җырлар башкарылды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев