Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Какылы Күл артистлары яшьлектә дә булды, картлыкка да кайтты Гражданлык активлыгы һәм волонтерлык елына багышланган

“Идел йорт” үзешчән театр коллективлары арасында үткән район фестивален узган атнада Какылы Күл һәм Яңа Каразирек үзешчәннәре тәмамлады.

Какылы Күл авылы артистлары мәдәни чарада Нәҗип Асанбаевның “Бер яшьлектә, бер картлыкта” исемле комедиясе белән катнашты. Тормышның бөтен сыйфатын – мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, эчкелек һәм байлыкны үз эченә алган спектакльдә яңгыраган тере тавыш – гармун моңы һәм артистлар җыры үзгә бер ямь бирде. Үзешчәннәр Роза Камаева, ирле-хатынлы Фирдәүс һәм Фәйрүзә Мортазиннар үз рольләрен шулкадәр оста итеп башкарды ки, хәтта кайбер артистларның сүзләрен ятлап җиткермәвен искәрми калырга да мөмкин булды. Какылы Күл авылы театр коллективы декорацияне дә бик матур эшләгән, шулай да, фестиваль положенисе белән якыннан танышмау сәбәпле, тыелган кайбер күренешләрнең сәхнәдә чагылуы гына гомуми картинаның бераз ямен җибәрде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев