Камера оркестры Әбсәләм авылын моңга күмде
Ноябрь ае районда яшәүчеләр исендә чын вакыйга булып кереп калачак - авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестры химаячелек концертлары белән чыгыш ясады.
Шулай, 17 ноябрьдә Әбсәләм авылы мәдәният йортында алма төшәрлек урын да юк иде. Бу аңлашыла да - авыл сәхнәсендә беренче тапкыр "Тере" классик музыка яңгырады! Бәлкем бу балаларга аңлашылып та бетми торган музыкадыр, әмма көче һәм матурлыгы буенча таң калдырырлык. Беренче рәтләрдә балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары утыра: оркестрның төп дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР атказанган артисты, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов балаларга аңлашылырлык итеп теге яисә бу әсәр турында мәгълүмат бирде. Алар берсен берсе уздыра-уздыра сорауларга җавап бирделәр: һәрвакыт дөрес тә түгел, ләкин күңелле. Концерт барышында укучылар "Три поросенка" әкиятеннән булган өч дуңгызның исемен тиз әйтеп бирә алсалар да, әлеге әсәрнең русча вариантын язган авторы - Сергей Михалковны әйтеп бирә алмадылар. Шулай да, бер егет дөрес җавабы өчен оркестр концерты яздырылган диск отты.
Ә Абязов, авторның, әзерләнмәгән тамашачы белән эшләү авырмы, дигән соравыма, әдәплелек белән генә әзерләнмәгән тамашачы шәһәрдә дә, авылда да бер төсле ул, - дип җавап бирде.
- Республика буенча иганәчелек конөертлары әле дәвам итә:
безнең оркестрга биш Татарстан районнарында тагы 20 концерт бирәсе бар, - дип билгеләп узды Рөстәм Абязов.
Исегезгә төшерәбез, "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестры гастрольләре безнең районда Кәрәкәшле, Ютазы, Әбсәләм һәм Иске Урыссу авылларында узды. Бар җирдә дә музыкантлар барлык көчләрен биреп уйнадылар һәм бөтен авылда да тамашачының алкышларына күмлделәр.
Сүз уңаеннан. Иске Урыссу авылындагы мәдәният йорты 2016 елда капиталь ремонт программасына кертелгән, ә Кәрәкәшле авылы мәдәният йортын 2018 елда ремонтланачак дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев