Каразирек укучылары – шигъри укуларда
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Каразирек мәктәбендә төрле мавыктыргыч чаралар узган.
Шуларның берсе - шигъри укулар. Бу кызыклы чарада укучылар бик теләп катнашкан. Оста шигырь укучы дип күпләрнең исемен атарга була, дип хәбәр итә Каразирек мәктәбе укытучысы Гүзәлия Котдусова. Шулай да 8 сыйныф укучысы Лилия Нуруллинага тиңнәр булмаган. Кыз Лена Шагыйрьҗанның "Туган телгә мәдхия" исемле шигъри әсәрен тәкъдим иткән.
- Әлеге чарада туган телебезнең бөеклегенә, аның байлыгына, иң аһәңле һәм күңелләргә ятышлы тел булуына тагы бер кат инандык, - дип сүзен тәмамлаган мөгаллимә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев