Кече Урыссу авылы сабыйлары өчен оештырылган бәйрәм иртәсе күңелле узган
Эх, кайтасы иде балачакка… Ваемсыз, самими, юк кына кызыкка да кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенгән сабыйларны күргәч, йөгерә-йөгерә балачакка кайтасы килде.
Кече Урыссу мәдәният йортында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган кичәгә килгән "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр чын күңелдән бәйрәм итте.
Бар күңелләрен биреп, төрле ярышларда катнашучы кечкенә дусларына көч биреп торырга, авыр биремнәрне чишкәндә ярдәм кулы сузарга мәктәп яны лагеренда ял итүче укучыларның да килүе, бәйрәмне аеруча җанландырды. Шырык-шырык көлүләре, сыбызгы-сызгырткычлары белән мәдәният йортын шаулатучы, уеннарны оештыручы Наян һәм Шаян исемле клоуннар балаларга ямансуларга урын калдырмады.
Алар сабыйларны тапкырлыкта һәм зирәклектә, җитезлектә һәм өлгерлектә сынады. Бәйрәм күмәк башкарылган "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән тәмамланды. Һава торышы гына, җәй җитүенә карамастан, кояшын кызганды. Тик безнең сабыйларыбызның шатлыклы елмаюы мең кояшка тиң иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев