Кече Урыссу авылын халкын шатлыкка күмеп, күңел бизәкләре яши
Кече Урыссу авылы мәдәният йортында татар халкының борыңгы йолаларының берсе "Бәби туе" күрсәтелде. Бу чарага районның мәдәният йорты җитәкчеләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килде.
Татар гаиләсендә сабый тугач, аңа матур мәгънәле исем кушу әти-әнинең бурычы. Менә шушы гүзәл йоланы Кече Урыссу мәдәният йорты хезмәткәрләре җиренә җиткереп, һәр мизгелен уйлап тамашачыга җиткерә алды. Монда без бишек җырларын, мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар, мөнәҗәтләр, халкыбызда яшәгән ышануларны ишеттек. Кода-кодагыйлар һәм яшьләр арасында булырга тиешле хөрмәт, кунакчыллык, бер-берсен олылауны да күрдек. Ә бәйрәмгә килгән Камил хәзрәтнең үгет-нәсихәте, вәгазе аеруча үтемле һәм файдалы булды. Юк, онытылмаган әле Кече Урыссу авылында халык йолалары һәм күңел бизәкләре! Фойеда авыл халкының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналарның фантазиясенә һәркем таң калдырды. Бәйрәмнең икенче өлешендә авыл үзешчәннәре һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре безне үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде. Тамашачыларга бигрәк тә авылыбызның иң яшь буыны башкарган биюләр ошады. Кечкенә артистларыбыз өчен балалар бакчасы мөдире Раушания Заһртдиновага, үзешчәннәребезгә авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аларның эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев