Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Урыссу авылында тиңсез бәйрәм – Сабан туе

Кырык эшең торсын кырык якта, Күңелләрдә бары якты уй. Кешелеккә дигән кием кая? Тиңсез бәйрәм бүген - Сабантуй!

Татар халкының көтеп ала торган бәйрәмнәренең берсе Сабан туен быел июль аена чыгып уздырылса да, аның соңга калуын, туктаусыз яуып торган яңгырлар аркасында, сизми дә калганбыз. Бәйрәмгә чаклы үткәрелә торган сөрән салып, бүләк җыю йоласы бик күңелле уза Кече Урыссу авылында: бизәлгән, кыңгырауларын чыңгылдатып юыртучы ат арбасына утырган кызлар гармунчыга кушылып җыр яңгыраталар, һәр ихата саен туктап такмак әйтеп бүләк җыялар. Ат артына ияргән авылның балачагасы ике тәгәрмәчле «атларына» утырып, урам әйләнә. Кыңгырау чыңына әсәренгән атны тыеп-туктатып өлгереп булмый. Кеше генә түгел, хайван да аңлый - күңеле белән ашкына, милли бәйрәмебез уза торган каенлык аланына барып җитәргә ярсына.

Ә бәйрәм Тукай исемендәге җәмгыятьтә армый-талмый хезмәт итүче кыр батырларын, авылдашларыбызны бүләкләү, алар хөрмәтенә дәртле җыр-биюләр башкару, халкыбызның милли уеннарында көч сынашулар, бил алышулар белән гөр килә. "Икмәк булса - җыр да була" мәкаленә таянып, игеннәр генә уңсын, маллар кышкы ризыктан өзелмәсен дип Ходайдан кояшлы көннәр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев