Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Урыссуы авылында «Әниләр көне”

Әлли-бәлли көйләрмен Хикәятләр сөйләрмен. Бәхетле бул диярмен, Сиңа теләк теләрмен.

Сәхнәдән яңгыраган "Бишек"җырына әле генә гөж килеп торган тамашачы залы кинәт

тынып калды. Залдагы һәркем - олысы да, кечесе дә, шушы моң белән үзләренең сабый чагына-әниләре янына кайтып китте диярсең. Ә сәхнәдә Заһртдинова Раушания белән Ахмадеева Сөмбел бәллү тибрәтеп бала йоклата.

Менә шундый матур дулкында башланып китте Кече Урыссуы мәдәният йортында "Ләйсән" балалар бакчасы коллективының "Әниләр көне" нә багышланган концерты. Бәйрәм алдыннан авылдашлар өчен тәм-томнар һәм кул эшләнмәләреннән ярминкә оештырылды. Концерттан соң, өйләренә кайткач, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчүләре үзе ни тора!

Концертны алып баручы һәм оештыручы 1 нче категорияле тәрбияче Минһаҗева Зилә Әмирҗан кызы үзенең йомшак, бәрхет тавышы белән әнкәйләр турындагы иң матур сүзләр әйтте, аларга безнең чиксез теләкләребезне җиткерде.

Әйе, бүгенге кичәдә әниләргә багышланган шигырь-җырлар күп яңгырады. Бакча мөдире Раушания Сәгадәт кызының укыган шигыре йөрәкләргә үтеп, күпләрнең күзендэ яшь тамчылары ялтырады.

Авылдашларыбызга үзләренең моңлы җырларын бүләк иткән әни-әбиләребезне җылы сүз белән искә алмый мөмкин түгел. Яссы Тугай авылыннан килгән кунак - Ахмадеева Сөмбел, Галимова Роза, Сафина Ләйләренең чыгышлары һәркемне әсир итте.

Ә инде бакчабызның иң кечкенә тәрбияләнүчеләре әниләрне бәйрәм белән котлаганда зал көчле алкышларга күмелде. "Девушки фабричные", Милый" биюләрен тамашачы сокланып карады. Ә "бабушки-старушки" шаян композициясендә малайларның әбиләрне шулкадәр килештереп биюләре һәркемне елмаерга мәҗбүр итте.

Кызлар башкаруындагы биюләр үзләренең оригинальлеге белән шаккатырды. Ә "Сихерче" һәм "Балыкчы" миниатюралары кәефләрне күтәрде, тамашачы рәхәтләнеп көлде.

"Чын артистларың бер якта торсын, бик күркәм чыгыш ясадыдлар", - дип тамашачыга фикерен җиткереп, рәхмәт әйтте мәдәният йорты мөдире Хабибуллина Мөнирә.

Язмамны барлык әниләргә рәхмәт әйтеп, озын гомер теләп, шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Әниләрнең кадерләрен белик,

Үзләре сау-исән чагында.

Гомер көзләрендә кадерлик без,

Әниләр бит - Бөек затлардан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев