Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Урыссу авылы халкы җырлап эшли, биеп – яши.

Кече Урыссу авылында мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары безне чын тамаша белән каршы алды.

Моннан дүрт ел элек “Авыл клублары” республика программасы буенча тергезелгән мәдәният йортының фойесы уртасына яшьләрдәй җил-җил атлап чыккан Сәгадәт Галиев, авылның алыштыргысыз музыканты Тәнзил Галләмов кулында сыздырып уйнап җибәргән гармун моңына кушылып, күңел түрендә яшәүче иң матур җырын сузды. Аны моңлы тавышлары белән хатын-кызлар күтәреп алды. Шул арада җиңел хәрәкәтләр ясап, татар биюенә чыккан ветеранга карап, аны һич кенә дә сиксәнче дистәсен ваклаучы агай димәссең.

Фойеда оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәләре, көзге байлыктан сыгылып торган табын, курчак театры персонажлары урын алган өстәл – биредә күп санлы клуб формированиеләре эшләве турында сөйләде. Ә инде аларның һәрберсе турында мәдәният хезмәткәрләре тәфсилләп сөйли башлагач, әлеге авылда да чын талантлар яшәвенә тагын бер кат инанасың. Дөресен генә әйткәндә, районның кайсы гына торак пунктына барма, аларның һәркайсының үзгәлеге бар. Кече Урыссу авылының үзенчәлекле кешеләре, кул эшләре осталары турындагы язма белән район гәҗитенең киләсе атнада чыгачак санында танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев