Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кичә “Дубравушка” лагеренда районның сәләтле балалары өчен Яңа ел чыршысы узды.

Беренче тапкыр әлеге бәйрәм саф һавада, искиткеч матур кышкы урман кочагында узды. Бу үзе үк бәйрәм мохите тудырды. Кыш бабай белән Кар кызының чын атларда җилдереп килүе дә күңелләрне күтәреп җибәрде. Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина балаларга тырышлыклары, ирешкән уңышлары өчен рәхмәтләрен җиткерде,...

Беренче тапкыр әлеге бәйрәм саф һавада, искиткеч матур кышкы урман кочагында узды. Бу үзе үк бәйрәм мохите тудырды. Кыш бабай белән Кар кызының чын атларда җилдереп килүе дә күңелләрне күтәреп җибәрде. Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина балаларга тырышлыклары, ирешкән уңышлары өчен рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә әлеге позицияне саклап калуларын теләде. Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы иде. Балалар район артистлары белән әкият куелышында һәм флешмобта катнашты, тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды, теләүчеләр Балалар иҗаты үзәге тарафыннан әзерләнгән фотозоналарда фотога төште һәм, әлбәттә инде, һәркемгә дә Яңа ел бүләге тапшырылды.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев