Кәрәкәшле музеенда «Татар халкының милли киемнәре” күргәзмә-лекциясе уздырылган
Мәдәният елы кысаларында, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда «Татар халкының милли киемнәре" темасына күргәзмә-лекция уздырылган.
Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары милли киемнәрнең тарихы, бизәкләре, тегү алымнары белән танышып, халкыбызның зәвыклы булуына, күркәм гадәт-холкына сокланганнар. Шулай ук алар музейдагы түбәтәй, калфак, чулпыларны киеп карап, әби-бабалары яшәгән чорга кайтып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев