Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда - Тукай иленә сәяхәт
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, 26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, "Тукайлы балачак" дип аталган кичә узган.
Чарада Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашкан. Балалар Тукай әсәрләре буенча ясалган сурәтләрне тәкъдим иткән, язучының шигырьләрен укыган. Алар шулай ук Татарстандагы Габдулла Тукай музейлары буйлап виртуаль сәяхәткә чыккан. Кичәдә Тукай иҗатына күзәтү ясалган, аның шигырьләре буенча викторина уздырылган. Әлеге якты чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланган. Бу көнне "Татарстанда Музейлар язы - 2017" республика акциясенә дә йомгак ясадык һәм аның эшендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдык, дип хәбәр итә музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев