Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда яз акциясе башланган
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда "Татарстанда музейлар язы - 2017" республика акциясе кысаларында "Мин - Россия гражданины. Мин - Татарстан баласы!" исемле чара узды.
Анда Кәрәкәшле мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Алар ил гражданиның төп документы булган паспорт, Россия һәм Татарстан Республикасы символикалары - флаг, герб, гимн тарихлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга музей архивында сакланучы паспорт үрнәкләре күрсәтелде, дип хәбәр итте музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев