Көрәш-Бүләк авылында - ир-егетләр бәйрәме
23 февральдә илебезнең бар халкы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә, Көрәш-Бүләк авылы халкы да читтә калмаган.
«Егетләр, алга!!!» кичәсе, яшь буын вәкилләре актив катнашуы белән генә чикләнмичә, ул, җанатарлар буларак, туган һәм дусларны үз даирәсенә җыйган.
Аркан тартыру, гер күтәрү, чана тартып узышу - бәйге-ярышларнын тулы булмаган исемлеге. Бәйрәм чарасына ямь өстәп, ир-егетләр әз-мәз мәзәк, кызык-мызык сүзләр белән аралыштырган.
- Шуңа өстәп, без бит «джентельменнар» дип, хатын-кызларны да ярышларда катнашырга чакырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте һәм һәрбер катнашучы истәлекле бүләкләр белән билгеләнде, - дип хәбәр иткән Көрәш-Бүләк авылы клубы мөдире Фәридә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев