Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күркәм чаралар дәвамын тапсын

Урыссу Балалар сәнгать мәктәбендә София Гобәйдуллинага багышланган концерт узды.

Мәктәпнең фортепиано классы укытучысы Ирина Иванаевская педагоглары һәм укучылары «София Гобәйдуллинаның яңгырашлы палитрасы» исемле музыкаль кичә-концерт оештырдылар.
Матур итеп бизәлгән залда югары сәнгать мохите хөкем сөрә иде. Бәйрәмчә киенгән укучылар һәм педагоглар, ата-аналар, концерт кунаклары, күтәренке рух — болар барысы да гадәти булмаган һәм үтә мавыктыргыч могҗиза вәгъдәли...
Кичә тулысынча дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллинага багышланды. Әйткәндәй, ул безнең якташыбыз, тамырлары Бәйрәкә авылына барып тоташа. 
Чарага килүчеләрне бөек композитор ханымның гаҗәеп тормыш сәхифәсе һәм үзенчәлекле иҗат тарихы белән таныштырдылар. Аның тавыш һәм музыкаль әсәрләр ярдәмендә «Космос белән кеше арасындагы юлны күрсәтүче» сыйфатында танылуын ассызыкладылар. Кызыклы очрашу югары сәнгать сөючеләр өчен күркәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерүдән башланды. Югарыда әйтелгәнчә, музыкаль кичә «София Гобәйдуллинаның яңгырашлы палитрасы» темасына арналды. Ул ХХ һәм XXI гасырларның атаклы композиторы тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Һәр ел саен Ирина Иванаевскаяның фортепиано классы «Балалар турында һәм балалар өчен фортепиано музыкасы» рубрикасы астында мавыктыргыч концертлар үткәрә. Анда укучылар якташ композитор пьесаларын башкаралар, шигырьләр укыйлар, сәхнәләштерелгән тамашаларда үзләрен төрле рольләрдә сыныйлар. Ә аларның педагоглары исә, бихисап мәгълүмат өйрәнеп-туплап, һәммәсен дә сокландыргыч концерт-хикәягә әверелдерә. 
Тамашада күпсанлы тыңлаучылар, укытучылар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, аларның әти-әниләреннән тыш, мәртәбәле кунаклар да бар иде. Чарада ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, район хатын-кызлар оешмасы рәисе Наилә Хөснетдинова, «Тапшырылмаган хатлар» музее җитәкчесе Илмира Гобәйдуллина һәм «Гөбәйдия» музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева катнашты. 
Казаннан Иҗтимагый палата рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика берләшмәсе рәисе Зилә Вәлиеваның видео мөрәҗәгате барысы өчен дә көтелмәгән сюрприз булды. Мәгълүм булганча, Зилә ханым София Гобәйдуллинаны яхшы белә, аның иҗат җәүһәрләрен таратучыларны һәрдаим хуплый.
Янә дә Наилә Хөснетдинова Казандагы "София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге"нең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыйповадан сәламләү һәм бүләк (китап), шулай ук хезмәттәшлеккә ихлас тәкъдимен тапшырды. Хөрмәтле кунаклар сәнгать мәктәбе укучыларына һәм педагогларына югары дәрәҗәдә әзерләнгән музыкаль кичә өчен чын күңелдән соклануларын белдерделәр. Арытаба да, илаһи сәнгать дөньясына, туган як тарихын һәм мирасын тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү максатында, район балалары, яшьләре белән шундый төр очрашулар үткәрүне сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев