Күптән түгел Әлмәт драма театрында халык театрларының "Идел-йорт" XVI төбәкара фестиваль-бәйгесендә Акбаш авылының "Офык" халык театры драматург Наил Гаетбаевның ике пәрдәлек "Әстәгафирулла" комедиясен күрсәтте.
Безнең артистлар Әлмәт тамашачысын энергияле актерлык уены һәм оригиналь режиссер чишелеше белән үзенә җәлеп итте. Спектакль тәмамлангач, акбашлыларга катнашучы дипломы һәм Әлмәт драма театры директорының рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев