Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Өлкәннәргә бүләк буларак артистлардан бәйрәм концерты

Өлкәннәр көне уңаеннан, район мәдәният йорты артистлары  "Күңелегез бер дә картаймасын!» дип исемләнгән концерт программасы әзерләгән иделәр.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

автор фотосы

Алып баручылар билгеләп үткәнчә, алар алдында хатирәләре, хезмәт эшләре һәм рухлары белән бай кешеләр тора. Тормыш көзе-ул тормышның матур чоры, үсеп килүче оныкларыңны күрү, яраткан эшең белән шөгыльләнү, әйләнә-тирәдәгеләргә үзеңнең зирәк акылың булу белән файда китерүдән шатлык алу. Ә яшь буын алар турында һичшиксез кайгыртырга бурычлы.

Бәйрәм чарасы башланыр алдыннан өлкән буын вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котлады. Ул район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән ветераннарга тәҗрибәләре һәм белемнәре өчен рәхмәт белдерде. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тамашачылары алдында чыгыш ясаган мәгълүматларга караганда, безнең районда 5 892 өлкән яшьтәге кеше яши һәм озын гомерле кешеләр саны елдан-ел арта гына бара. Ул кыскача гына аларны «Актив озын гомер " программасы белән таныштырды һәм аңа кушылып – физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, чараларда катнашырга чакырды, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Әмма иң мөһиме – ул, җыелган кешеләрнең игътибарын нәрсәгә юнәлдерде, бу - өлкән яшьтәге кешеләргә карата гади игътибар күрсәтү зарурлыгына басым ясады.       

Район мәдәният йорты, балалар вокаль һәм бию ансамбльләре һәм башка иҗат коллективлары тамашачыларга иң яхшы концерт номерлары күрсәттеләр. Матур костюмнар, яңгыравыклы яшь тавыш, сәхнәдә чыгыш ясаган яхшы мәзәкләр концерт программасын тагы да бизәде һәм тамашачылар күңелендә бик күп җылы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев