Районның үзешчән сәнгать коллективлары иң уңышлы чыгышлардан гала-концерт күрсәттеләр
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее кысаларыда район торак пунктлары, предприятие һәм бюджет оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-бәйгедә сайланган иң уңышлы чыгышлардан төзелгән гала-концерт күңелләрдә янәдән сугыш елларының бөтен дәһшәтен яңартты.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, аның дәһшәте - көл-күмергә әверелгән авыл һәм шәһәрләр, яу кырыннан кайтмый калган солдат каберләре өстендә. Аның сары сагышы әтисез үскән сабыйлар йөзендә... Урыссудагы 4 санлы мәктәптән Эльвира Сәгъдиева, Урыссу үзәк район хастаханәсеннән Марат Фазлыев, Лина Гәрәева, район башкарма комитетыннан Светлана Пройдакова, район газетасы редакциясеннән Лилия Гәрәева башкаруында яңгыраган сугыш турындагы шигырьләр җаннарны тетрәндерде.
Сугыш чоры балалары өчен сугыш бер хәсрәт булса, аналар өчен ул биш хәсрәткә әверелә. Сугыш аналар өчен мәңге төзәлмәс яра. Сынаган аларны бу дөнья - утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындыра алмаган. Ә бит сындырырдай итеп сынаган... Урыссуның 3 санлы мәктәп коллективы сәхнәләштергән "Последнее свидание", "Ана бәйрәме" әсәрләрендә ана һәм бала сагышы тамашачыларның күзләренә яшь элпәсе булып ятты.
Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш мәкерле һәм аяусыз була. Кешелек дөньясы җиңеп һәм җиңелеп, хуҗа һәм әсир булып яшәсә дә, аның рухи халәте беркайчан да кол булмый. Урыссу гимназиясе укытучыларының "Дорожка фронтовая" җыры, район хастаханәсе коллективы башкарган "Привал" шаян биюе дәһшәтле сугыш барган көннәрдә дә халкыбызның тыныч таңнарга өмет баглавын, дошманга каршы көрәштә үткер җырларны, очлы каләм белән язылган шигырьләрне корал итүен дәлилләде.
Кайгы уртак, хәсрәт бер була, халык бар көчен бер йодрыкка туплый. Тик хаклык өчен барган көрәштә җиңү белән тәмамлана -шатлык килә күз яшьләренә чыланып. Урыссу 3 санлы мәктәбенең укытучылар коллективы яңгыраткан сугыш чоры җырларына попурри, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре хоры башкарган "День Победы" җыры көчле алкышларга күмелде.
Гала-концертта катнашучыларны котлау церемониясен алып барган район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова сәхнәгә бюджет учреждениеләре арасында мактаулы беренче урынны алган үзәк район хастаханәсе коллективын чакырды. Сүз уңаеннан, үзешчән сәнгать осталары арасында район медиклары беренче елын гына уңышлы чыгыш ясамый. Алсу Хөсәенова районның баш табибы Ренат Фатыйховка диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Смотр-бәйгедә икенче урын яулаган район мәгариф бүлеге дә шундый ук хөрмәткә ия булды. Бу кичне гала-концертта чыгыш тоткан һәр үзешчән сәнгать остасы истәлекле бүләккә лаек булды.
Бәйрәм көннәрендә район мәдәният йортында авыллардан килгән үзешчән сәнгать осталары сәхнә тотты. Алар "Дан сиңа, бөек җиңүче!" шигаре астында сәхнәләштерелгән постановкалар белән Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган якташларыбызга мәдхия җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев