Шушы көннәнрдә Салкын Чишмә авылында яшәүче Лилия һәм Илгиз Шәрифуллиннар авылдашларын каз өмәсенә дәшкәннәр.
Көз җитеп, беренче кар ятуга каз өмәләре старт ала. Менә Салкын Чишмә авылы халкы да бу өмәгә бик теләп, канатланып килгәннәр. -Татар халкы өчен бу бәйрәм кебек. Ул халыкны берләштерә, бердәм булырга өйрәтә. Авылдашлар бер-берләре белән аралашалар, тагы да ныграк якынаялар, дип әйтеп үтте районның мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова. Әлеге бәйрәм турында тулырак мәгълүматны газета битләреннән укый алачаксыз.
Нет комментариев