Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Солдат хатлары – күңел ядкарьләре

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, декабрь аенда, "Тарихи хәтер" партия проекты кысаларында уздырылган "Солдат хатлары" конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге уңайдан оештырылган чарада Кәрәкәшле мәктәбе укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында фидакарьләрчә көрәшкән якташлары турында мәгълүматлар алдылар, видеоматериаллар белән таныштылар. Чара ахырында конкурста актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде. Иң актив...

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, декабрь аенда, "Тарихи хәтер" партия проекты кысаларында уздырылган "Солдат хатлары" конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге уңайдан оештырылган чарада Кәрәкәшле мәктәбе укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында фидакарьләрчә көрәшкән якташлары турында мәгълүматлар алдылар, видеоматериаллар белән таныштылар. Чара ахырында конкурста актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде. Иң актив катнашучыга - 7 сыйныф укучысы Фарукшин Илсафка истәлекле бүләк һәм мактау грамотасы тапшырылды. Ул музейга бабасы Фарукшин Нуретдинның сугыш кырларыннан килгән хатын бүләк итте. "Солдат хатлары" конкурсы 2018 елда да дәвам итәчәк. Яу кырларыннан килгән хатларның кадере елдан-ел арта бара. Аларны саклау максатыннан, сез дә музейга якыннарыгызның, туганнарыгызның сугыш кырларыннан килгән хатларын тапшыра яки хатларның күчермәләрен калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев