Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Каразирек җирендә туйлар гөрли

Иске Каразирек авылы мәдәният йортында «Пар канатлар» исеме астында бик зур чара узган.

Бәйрәмгә алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп узучы авылыбызның иң хөрмәтле парлары Фәндисә һәм Рәсим Хәйбуллиннар, Хәдичә һәм Мәгафир Гайнетдиновлар, Сәрия һәм Мирхатип Юнысовлар чакыру алды. Аларны котларга килгән балалары, онык-оныкчыклары, туган-тумачалары, дуслары, күршеләре, авылдашлар белән зал тулы иде. Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, "Урал" кибете хуҗабикәсе Раушания Мөхәммәтованың котлаулары нур өстенә нур булды. Кичәне алып баручы Флүзә Карипова һәр парның тормыш юлын бәян итте, алар узган мактаулы да, катлаулы да хезмәт еллары белән таныштырды, сораулар биреп тормышта булган истәлекләрен яңартты. Шул ук вакытта Мәккә Хаҗиева әзерләгән слайдлар ярдәмендә экранда аларның тормыш юлыннан күренешләр чагылды. Кичәне "Мизгел" бию төркеме кызлары чыгышы, "Хәтер" ветераннар клубы миниатюралары бизәде. Авылыбызда җырга-моңга гашыйк кешеләр бик күп безнең, алар үзләренең котлавын моңлы җырлары аша җиткерде. Бу кичне без балаларына дөрес тәрбия биргән чын ата-аналарны күрдек. Купшы чәчәк бәйләмнәренә күмгән әти-әниләренә булган ихлас теләкләрен балалары шигъри юллар аша һәм җырларга салып җиткерде. Үз дәверендә авылның мәдәни тормышында актив катнашкан Фәндисә апа Хәйбуллинаның, Сәрия апа Юнысованың моңлы тавышларын ишетү барыбызга да тансык булды. Кичә ахырында яңгыраган дәртле татар көе тамашачыларны бию түгәрәгенә дәште. Йөзләрдә - елмаю чаткысы, күзләрдә - канәгатьлек билгесе. Безгә, бәйрәмне оештыручыларга, шуннан да кадерлерәк рәхмәт сүзләре була ала микән, дип хәбәр иткән мәдәният йорты директоры Мәккә Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев