Ташкичү авыл җирлегендә – Бөек Җиңү бәйрәме
Май - бәйрәмнәргә бик бай ай. Алар арасында иң бөеге, әлбәттә, Җиңү бәйрәме.
Ташкичү авыл җирлегендә бу датага әзерлек эшләре алдан ук башланган. Исемлекләр барланып, ветераннар искә алынган. Мәдәният йорты һәм китапханә эшчеләре, "Изгелек эшлә" акциясе кысаларында, өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, хәлләрен белешкән, бәйрәмгә чакырулар тараткан. Мәктәп укучылары да әлеге изге эштән читтә калмаган - республика президенты һәм район башлыгының котлау сәламнәрен өләшәкән. Җирлектә яшәүче ветераннарның күбесе, авырып тору сәбәпле, оештырылган чараларда катнаша алмады, дип яза Кече Урыссу авылыннан Илсөяр Валеева. Шулай да алар күңелләре белән яшьлек елларына кайтып, сагышлы да, шатлыклы да хатирәләрен яңарткан, саргая төшкән фотосүрәтләргә карап, тарихи мизгелләрне искә төшергән.
5 май көнне оештырылган "Сезнең язмыш - ил язмышы" исеме астында узган тематик кичәдә 90 яшен тутырып килүче тыл ветераннары Мөхтәрәмә апа Шәрифуллина, 88 яшьлек Хәдия апа Шакирова үзләренең авыр һәм михнәттә узган яшьлек елларын балаларга бәян иткән. Сугыш чоры балалары - Гаяз абый, Әлфия апа, Сәрия апа сабый чакта күргәннәрен, "кара пичәтле" кайгы хаты килгәч, кичергән хис-тойгыларын искә төшереп, җан яраларын кабат яңарткан.
- Сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә 8 май көнне һәйкәл янында узган митингта җирлектә яшәүче ике ветеранның берсе генә катнаша алды. Мәгъдәнур ага Йосыпов яшь буынны тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә, яхшы укырга өндәде. Бәйрәмгә килә алмаган ветераннарга Тукай исемендәге җәмгыять һәм Ташкичү авыл җирлеге җитәкчелеге күчтәнәч өләшеп чыкты. Ветераннарның күзләре тулы мөлдерәмә яшь, телләрендә бары тик рәхмәт сүзләре һәм сугыш кына булмасын, дигән изге теләк иде, - дип хатын тәмамлаган Илсөяр Валеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев